Татар әдәбияты буенча олимпиадага әзерләнү өчен терәк сораулар (9-11 нче сыйныфлар)
Укучылар!
Тәкъдим ителгән сораулар күп еллар дәвамында республика олимпиадаларында чагылыш тапты. Алар Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе белгечләре тарафыннан системага салынды.
Теоретик сораулар
- Эпик төр әсәрләренә хас үзенчәлекләр.
- Драма әсәрләренә хас үзенчәлекләр.
- Трагедия һәм драма арасында охшаш һәм аермалы яклар.
- Чәчмә һәм драма әсәрләренең уртаклыгы һәм аермасы.
- Төзмә һәм чәчмә әсәрләрнең уртак һәм аермалы яклары.
- Лирик герой төшенчәсен мисаллар белән аңлатыгыз.
- Үзең теләгән бер әсәрнең эпиклыгын дәлиллә.
- Әдәбиятта милли герой, милли характер, милли психология төшенчәләрен ничек аңлыйсыз?
- Урта гасыр әдәбиятында күчемлелек, дәвамчанлык.
- Романтизмга хас үзенчәлекләр. Бер әсәрне алып, аның романтик әсәр икәнлеген дәлилләгез.
- Дидактик әдәбият төшенчәсе.
- Сатира төшенчәсен бер әсәр мисалында аңлатыгыз.
- Конфликт төшенчәсен бер әсәр мисалында аңлатыгыз.
- Язма әдәбият һәм фольклор нинди мөнәсәбәттә?
- Бүгенге әдәбиятта синең замандашың.
- Татар классик шигыре.
- Мәгърифәтчелек реализмына хас үзенчәлекләр.
- Мәсәл жанры.
- Дастан жанры.
- Суфыйчылыкның татар әдәбиятында чагылышы.
- Реалистик прозаның үзенчәлеге.
- Бүгенге әдипләребез нинди темаларга иҗат итә?
Чор әдәбияты
- Борынгы төрки әдәбиятның төп ядкәрләре.
- Гомумтөрки әдәбиятта нинди жанрлар кулланылган?
- Борынгы төрки әдәбиятка хас үзенчәлекләр.
- Шәрык классикасының татар әдәбиятына йогынтысы.
- "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә традицияләр һәм новаторлык.
- "Идегәй" дастаны һәм тарихи чынбарлык.
- Урта гасыр әдәби традицияләренең үзеннән соңгы әдәбиятта дәвам итүе.
- Мәгърифәтчелек реализмында шәхес һем мохит проблемасы ничек хәл ителә?
- "Коръән" китабының татар әдәбиятына йогынтысы.
- Урта гасыр әдәбиятында кеше шәхесе.
- Татар әдәбиятының чыганаклары.
- Казан ханлыгы чоры әдәбиятына хас үзенчәлекләр.
- 19 нчы йөздә реалистик проза үсешенә тәэсир иткән факторлар.
- 20 нче йөз башы поэзиясенең үзенчәлекләре.
- 20 нче йөз башы татар драматургиясенә хас үзенчәлекләр.
- 20 нче еллар әдәбиятындагы төп темалар.
- Сугыш чоры әдәбиятына хас үзенчәлекләр.
- Бүгенге әдәбиятта тарихи жанр.
- Әдәбиятта шәхес культының чагылышы.
Монографик тема
- Г.Исхакый әсәрләрендә милләт, дин язмышы.
- С.Рәмиев иҗатының романтик үзенчәлекләре.
- Ә.Еники әсәрләрендә ялгызлык һәм сагыш.
- К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.
- Ш.Камал иҗатында бәхет темасы.
- Ф.Кәримнең сугыш чоры лирикасының үзенчәлекләре.
- Татар язучыларыннан кемнәр "Халык язучысы" исеменә лаек булды? Берәрсенең иҗаты турында яз.
- Т.Миңнуллин әсәрләрендә милләт язмышы.
- Тарихи роман остасы дип кемне атар идегез?
- Г.Камал ‒ комедия остасы.
- Һ.Такташ ‒ мәхәббәт җырчысы.
- Һ.Такташ иҗатында символик сурәтләр.
- Г.Тукай иҗатында дини мотивлар.
- Г.Тукайның сатирик шигырьләре.
- Г.Исхакыйның мөһаҗирлектә язган әсәрләрендәге төп темалар.
- С.Хәким ‒ туган як җырчысы.
- Мөхәммәдьяр ‒ гуманизм җырчысы.
- Г.Кандалый поэзиясенең үзенчәлеге.
- Ф.Әмирхан ‒ психологик анализ остасы.
- Г.Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен дәвам итегез.
- Р.Фәйзуллин иҗатының төп үзенчәлеге.
- "Моабит дәфтәрләре" ‒ Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы.
