Галим хезмәте нәрсә белән үлчәнә?
Әдәбият галиме, текстолог Рашат Гайнановның
тууына 86 ел (1925-2011) тулуга багышлана.
Гүзәлия Тарханова
Бөек Тукаебызның тууына 125 ел тулуны билгеләп үткән көннәр иде. Бер төркем укытучылар сөйләшеп утырабыз. “Тукайның тәхәллүсләре турындагы мәгълүматларны кайдан табып була?” – дип кызыксынган яшь укытучыга: “Рашат Гайнанов энциклопедиясеннән,” – дип җавап бирдем һәм аңа Г. Тукай әсәрләренең биштомлыгында тупланган искәрмәләрне күрсәттем. Яшь укытучы бу томнарның нинди кыйммәткә ия булуына тиз төшенде.
Бәгырьләрдә Вакыт... Хәтер бәрелешә
Хәтер һич тә үткән генә түгел,
Хәтер – синең киләчәгең дә.
Мөдәррис Әгъләмов
Галимнәребез, әдипләребез һәм бигрәк тә укытучыларыбыз каршында яшь буынга халкыбыз турында чын тарихи дөреслекне җиткерү бурычы тора. Бүгенге көн укытучысы ана телен ипи-тозлык кына белгән балага телебез һәм гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны өйрәтү өчен бөтен көчен куеп тырыша. Татар баласы үз теленең гаҗәеп матурлыгын тоярга, аның әдәбият һәм сәнгатенең иң гүзәл үрнәкләрен белергә, бер-берсе белән аралашып яшәргә тиеш. Тик җәмгыять тормышында телебезне гамәли куллануга ихтыяҗ булмаганга күрә, баланың күңеле бик тиз сүрелә, аралашу да гаилә кысаларында гына (әле ул да бөтен гаиләгә дә хас түгел!) бара. Татар тарихы мәктәпләрдә я өстән-өстән генә өйрәнелә, я бөтенләй диярлек укытылмый. Бала татар халкының чын асылын, тарихта тоткан урынын белмичә кала. Аның каравы татар баласы урысның “бөеклегенә” инанып үсә һәм яши. Бу – аның өчен аксиомага әйләнгән чынбарлык, чөнки мондый фикерне аның аңына тыгызлап тутыралар. Бала үзеннән-үзе милләтеннән читләшә, ә кайберләре хәтта ояла ук башлый. Димәк, без нәрсәнедер эшләп бетермибез, күрәсең.
Фәнни-тикшеренү эшен оештыру
Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына кирәк мондый ярдәм.
Шушы максатны күздә тотып, мин иң элек 7 нче сыйныф укучыларын әдәби түгәрәккә тупладым. Шигырь, хикәя язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү эше белән ике ел дәвамында шөгыльләнгәннән соң, 9 нчы сыйныфта укучы бу балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тартырга уйладым. Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм татар әдәбияты белән кызыксынган, китап укырга яраткан балаларны гына тупладым. Шул рәвешле укучыларның фәнни оешмасы барлыкка килде.
Алтынга нәҗес ябышмас
Халкыбызның бөеклеген, ул биләгән дәүләтләрнең (Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы) гомумкешелек тарихында тоткан урынын аның бөек һәм затлы шәхесләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
Казан тарихында милләтебезнең сөекле ханбикәсе, асыл заты Сөембикәнең роле гаҗәеп зур. Сөембикәсен, аннан соң дәүләтчелеген югалткан татар халкы легендалар һәм бәетләрдә аны сагынып сөйләгән, исемен данлаган. Әдипләребез Сөембикә турында язган романнарында, аның исеме белән бәйләп, татар халкының тарихтагы бөек ролен, рухи һәм мәдәни дөньясының байлыгын күрсәтергә омтылганнар. Ничәмә-ничә буын мәктәп баласы “Сөембикә бәете”н укып үскән, татар халкының ачы фаҗигасен үз йөрәге аша уздырган. Шагыйрьләребез, рәссамнарыбыз әсәрләрендә тудырылган Сөембикә образы гүзәллек символына әйләнгән. Милләтебез сагында торучыларны аның изге исеме зур көрәшләргә рухландырган.
Бүгенге дөньяда, ягъни рухи кыйммәтләр югала барган бер чорда, Сөембикә исеме яшь буын өчен, кыйбласын югалтмыйча, алга барырга, дөрес яшәргә өйрәтүче маяк булып тора.
