Тормыш мәктәбе

Кеше гомер буе укый, өйрәнә. Яратырга, якыннарының кадерен белергә, кешелекле булырга, гомумән, дөрес яшәргә өйрәнә. Мин үзем тормышта акыллы кешеләрнең сүзенә колак салып яшәдем. Ул кешенең кем булуы артык әһәмиятле түгел, гап-гади кешеме, әллә галим затмы – барыбер, тик төпле акылы булсын да хикмәтле фикерен әйтсен, файдалы киңәшен бирә белсен. Алган белемнәремне тормышта дөрес файдалану минем өчен яшәү кредосына әйләнде. Кайда гына булсам да, кем белән очрашсам да, аралашкан кешеләремнән нинди дә булса гыйлем алып калырга тырыша идем, чөнки һәр кешенең нинди дә булса тормыш тәҗрибәсе, әйтер сүзе була. Гел-гел үз хаталарыңны төзәтеп яшәү урынына хаталарсыз гына (хата дигәнең болай да булып тора ул) яшәү дөресрәк түгелмени?! Ярый, фәлсәфәгә кереп киттем бугай. Төп фикеремә күчәм. Беренчедән, мин үзем ишеткән һәм укыган акыллы фикерләрне гел язып бара идем. Бу минем беренче “йомшак” ягым. Икенчедән, үзем һәм якыннарым кулланып караган һәм файдалы дип табылган рецептларны (аларга ашау-эчүгә һәм сәламәтлеккә караганнары керә) язып теркәп куя бардым, аларны әнидән, башка таныш кешеләрдән алдым. Кирәге чыкканда файдаланам. Мин шуларны һәр барчагызга да тәкъдим итәм. Файдаланыгыз һәм рәхәтен күрегез.

P.S. Мин үзем куллана торган рецептларны гына тәкъдим итәм. Сездә башка төрле, тагын да кәттәрәкләре бардыр, әлбәттә. Минем сайтка җибәрсәгез, рәхмәтле булыр идем. Үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу булыр иде бу. Алдан ук сезгә рәхмәтемне белдерәм. Сайтлар катнашында берәр конкурс оештырсалар, бер-беребезне шунда сыйлар да идек. Бу рецептлар туплау эшен дәвам итәрбез дип уйлыйм.

Сырның файдасы

Сырның файдасы

Күп булса да, галимнәр әйтүенчә, бу аны кайсы вакытта ашауга бәйле. Иртәнге 9-10 аралыгында ул әйбәт үзләштерелә. 10-12 гә кадәр аның файдасы кими. 12 дән кичке 4 кә кадәр аның бөтенләй файдасы калмый икән.

Зәйтүн маеның (оливковое масло) файдасы

Зәйтүн мае

Ул ялкынсынуны баса, авыртуны җиңеләйтә, иң әһәмиятлесе – ул Альцгеймер авыруыннан (баш мие тукымасы бозылып, бөтенләй хәтерсез калу) саклый. Көн саен 1-2 чәй кашыгы май эчү картайгач та аек акылны саклап калу мөмкинлеге бирә. Майдагы олейн кислотасы исә күкрәк яман шешеннән саклый, ә инде шеш барлыкка килгән булса үсүен туктата.

Зәйтүн мае начар холестеринны киметә, гипертония, инсульт, инфаркттан саклый. Иң яхшысы – майны яшелчә салатына сибеп ашау.

Яшь калырга теләүчеләр өчен! Тиренең матурлыгын саклау

Тиренең матурлыгын саклау

40-50 яшьтән соң тире бик тиз “олыгая” башлый. Моны акрынайту һәм тирене яшь тоту өчен бик җиңел рецептлар бар.

1. Беренче маска болай ясала.

1 йомырканың агын һәм сарысын аерып аласың. Агын туглап, ярты лимонның согын кушып болгатасың. Кушылманы биткә сөртеп, 5 минут тотасың. Аннан соң җылымса су белән юып аласың.

2. Икенче маска.

Дару аяк астында

Керән

Тирә-якны чолгап алган үләннәрнең файдасын белсәк тә, аларны даими кулланырга ашыкмыйбыз, врач биргән даруга өстенлек бирәбез. Быел мин кышын бил авыртудан җәфаландым. Җәенврачка барып, уколлар ала башладым. Бер баруымда медсестра белән сөйләшеп киттек. “Врачлар үзләре бу уколларны кадатмаска тырышалар, чөнки бавыр белән бөер эштән чыга,” – ди бу. “Алайса ничек дәваланырга соң,” – дим. Бу миңа гап-гади керәннең файдасы турында сөйләде. Мин шул турыда сезгә дә җиткерәм.

Факил Сафин әйткәннәр

Факил Сафин

Күптән түгел генә кулыма Факил Сафинның 2011 елда "Идел-пресс"та басылып чыккан "Галәм күзе" исемле китабы килеп керде. Якташыбызның шул китаптан алынган үткен сүзләрен сез дә укып карагыз әле.

                       ***
Чыпчыкта булса бөркетләр җаны,
Корыч тырнакта тотар дөньяны.
Бөркеттә булса чыпчыклар җаны,
Абзар эченнән эзләгез аны.
Соңгы фикерләр
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 1 кунак.
Реклама
Купете си онлайн стевия на изгодни цени.

But Pandora has said that it has plans to extend its service to a global market.