8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбият буенча эш программасы

Әдәбият буенча эш программасыПрограмма: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

Дәреслек: Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары - З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. Бу программа һәм дәреслектә әдәбият укыту 2 сәгать исәбеннән төзелгән, ә мәктәпнең укыту планы буенча 1 сәг., шунлыктан дәреслектәге материалларның барысын да саклаган хәлдә, аларны анализлау өчен бирелгән вакыт 1 сәгатькә кыскартылды. Теләгән очракта башка укытучылар шушы ук 1 сәгатьлек тематик планны арттыра алалар.

1 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

Уку дәресләренә эш программасыТематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм Әлифба (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел, авторлары: Р. Г. Вәлитова, С. Г. Вагыйзов), “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2010 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада “Әлифба” чорына (Хәрефләр өйрәнәбез) каралган 16 сәгать урынына 26 сәгать бирелде. Телне начар белүчеләр булырга мөмкинлеге исәпкә алынып, сөйләшү тематикасы арттырылды. Уку һәм сөйләм үстерү дәресләре программада каралган темаларга таянып төзелде. Уку дәреслеге иске булган очракта укытучы бу темаларны алыштыра ала.

2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

Уку дәресләренә эш программасыТематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм кабул ителгән “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә, 2008 ел (авторы: Р.Х. Ягъфәрова) һәм “Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) нигезләнеп төзелде. Бу программада һәм дәреслектә укуга 68 сәгать каралган. Текст өйрәнүгә, анализлауга, Б.С.Ү гә, бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш кертелмәде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты планлаштырылды.

3 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

Уку дәресләренә эш программасыТематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2009 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада текстны уку, сөйләм үстерүгә, сыйныфтан тыш укуга 64 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планы буенча 34 атна, шуңа күрә тематик план текст анализлауга - 52, Б.С.Ү гә - 12, сыйныфтан тыш укуга 4 сәгать исәбеннән төзелде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты планлаштырылды.

Татар композиторлары турында кереш лекция

Ресурс турында: 

(Әдәбият дәресләре киметелү сәбәпле, татар халкының музыка сәнгатен өйрәнүгә дә вакыт аз бирелә, шуңа күрә төрле композиторлар турындагы материалларны туплап, бер кереш дәрестә өйрәнү уңайлырак. Музыкальәсәрләрне һәм төрле җырларны икенче дәрестә тыңлатып була. Ул дәресне “Мелодияне танып бел” уены рәвешендә үткәрергә мөмкин. Бу, беренчедән, өйрәнелгән материалны хәтердә калдырырга ярдәм итсә, икенчедән, татар музыка сәнгате белән кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә. Бу язмада татар музыкасы үсешенә нигез салучылар хакында кыскача мәгълүмат бирелде).

Сәлих СәйдәшевМаксатлар: 1. Татар классик музыкасы вәкилләре белән таныштыру. 2. Композиторларның иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү. 3. Татар музыка сәнгате белән кызыксыну уяту һәм ихтирам уяту (2 нче дәреснең төп максаты да шул).

Куллану өчен материалларныһәр кеше темага шәхси якын килеп туплый ала, портретлар, видео һәм аудио язмалар, истәлекләр.

Татар музыка сәнгатенең башында З. Яруллин тора.

Заһидулла Яруллин (1888-1964) –атаклы композиторлар династиясенә (аның уллары Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар икесе дә композиторлар) нигез салган кеше. Ул музыка тарихына 1913 елда иҗат иткән атаклы “Тукай маршы” белән кереп калган.

Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 2 кулланучы һәм 7 кунак.

Online кулланучылар

  • РауповРинат
  • Тарханова Гүзәлия
География
Locations of visitors to this page