Язучы җаны ник сызлана?
Драматург Данил Салиховның “Баязит” трагифарсы турында уйланулар
Тормышының көзенә кереп барганда, вакыт яшь чактагыга караганда икеләтә кызурак чаба башлаган бер мизгелдә, адәм баласы, күңеленнән генә булса да, үткәненә ешрак әйләнеп карый башлый. Узган тормышының кыйммәте турында уйлана, эшләнеп бетмәгән эшләрен барлый, нәтиҗә чыгара. Кемдер үзенең яшәешеннән канәгать кала. Кабат яшәргә туры килсә, барын да элеккечә эшләр идем, дип уйлый ул. Икенче берәү гомеренең үзе теләгәнчә узмавына, кылган гамәлләренең беркемгә дә файда китермәвенә сызлана, аһ ора. Кайда ялгышты ул, нәрсәне эшләп бетермәде, кемне рәнҗетте? Үткәннәргә кайтып, барын да үзгәртү мөмкинлеге булсамы?.. Терсәк якын да, әмма тешләп булмый шул. Менә шул чакта җан үз-үзенә тынычлык тапмыйча үрсәләнә, бәргәләнә башлый, икенче төрле әйткәндә, җан тынычлыгы югала. Андый вакытларда кешедән, җаныма урын таба алмыйм, җан тынычлыгым булса, бүтән берни дә кирәкмәс иде, дигән сүзләрне еш ишетәсең. Мондый кешегә ярдәм итү дә бик кыен.
Оҗмах капкасы кемгә ачыла?
Әлмәт театры килгән дигән сүз Казан тамашачысын җылы урыннарыннан кузгатып, Галиәсгар Камалга китерде. Репертуары һәрчак бай Әлмәт театры бу юлы да сәнгати яктан камил, тәрбияви яктан көчле эшләнгән спектакльләре белән сокландырды.
Гастрольләр Мансур Гыйләҗевнең “Оҗмах капкасы” трагикомедиясе белән башланып китте. Режиссёры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. “Оҗмах капкасы” Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәренә нигезләнеп язылса да, М.Гыйләҗев аның сюжет сызыгына үзгәрешләр кертеп, аерым детальләр белән баетып, әсәрнең кабул ителү юнәлешен үзгәрткән. Авторны моңа нинди мотивлар этәргән соң? Моңа җавап биргәнче, иң элек А. Гыйләҗевнең повестена күз салыйк. Повестьта Бибинур үзен корбан итү хакына кешеләр тормышын яхшы якка үзгәртергә теләүче һәм миһербанлылык үрнәге булып торучы, әмма тирә-яктагыларда бары тик кызгану хисе генә уятучы образ буларак чагылыш тапкан. Әйе, кылган изгелекләре сине сокландырса да, аны кызганасың, чөнки гомер буе ул үзен корбан итеп яши. Чит кеше балаларын кызганып, яратмаган кешесенә кияүгә чыга. Мәхәббәтеннән баш тартып, үз бәхетен, киләчәген җимерә. Кеше шундый итеп яратылган: аңа эшләгән яхшылыкны ул шулай тиеш дип кабул итә, үзе бәхетле булганда, тирә-яктагыларны оныта. Бибинур чит кеше балаларын үз балалары кебек карап үстерә, үзенә гел киртә корып килгән, гомер буе мыскыл итеп яшәгән туганы Зөһрәбануның тормышын көйли, адым саен кешеләргә ярдәм итәргә омтыла. Башкаларга күпме генә яхшылык эшләсә дә, ул үзе бәхетсез һәм беркемгә дә кирәкмәс кеше булып кала бирә. Димәк, ул бу тормышта артык кеше. Шуңа күрә дә ул үләргә тиеш.
Ирек маҗаралары
Театр студиялары һәм драмтүгәрәкләр өчен
Ирек компьютер өстәленә башын салып йоклый. Күрше бүлмәдән әбисенең “Ирек, тор, улым, мәктәбеңә соңга каласың,” – дип, сөйләнә-сөйләнә керүе күренә.
Әби. Бә-ә-й, улым, әле һаман тормадыңмыни? (Таралып яткан әйберләрне җыя, үзенең биле авырта, кулы белән сыйпаштыра.) Әллә бүген йокламаган да инде? (Һаман уянып җитә алмаган Ирекне төрткәли, тегесе көчкә генә уянып, зур итеп авызын ачып исни, киерелә.)
Җан җылысы кирәк кешегә
Тормышның тискәре яклары тудырган хисләрдән арыну өчен, мин, гадәттә, кулыма китап алам яисә театрга барып, берәр спектакль карап кайтам. Менә кайда чистарына минем күңелем. Шунда алган уңай тәэсирләр дулкынында атналар буе канатланып йөрим, йөрәгемә ял алам.
Сәхнә әсәрләре арасында караган саен карыйсы килә торганнары бар: “Беренче театр”, “Банкрот” (Г. Камал), “Зәңгәр шәл” (К. Тинчурин), “Галиябану” (М. Фәйзи), “Әлдермештән Әлмәндәр” (Т. Миңнуллин) һ.б. Нәрсәсе белән якын соң алар күңелгә? Гади чынбарлыкка нигезләнгән көчле фәлсәфәсе беләнме, әллә артистларның уены сихри тәэсир итү көченә ияме? Ни генә булмасын, вакытлар узу белән, аларның затлылыклары тагын да арта гына бара. Күргәнегезчә, драматург Т. Миңнуллинның исеме классикларыбызныкы белән янәшә тора, һәм бу юкка түгел. Аның пьесалары күптөрле проблемаларны яктыртуы белән үзенчәлекле. Милләтебез язмышы, мәхәббәт һәм катнаш никахка кагылышлы проблемалар белән беррәттән, кеше тормышын, аның кичерешләрен, эчке дөньясын чагылдырган үткен фәлсәфәле сәхнә әсәрләре күптән инде халкыбызның рухи байлыгына әверелде.
“Башмагым” кабат сәхнәдә
Таҗи Гыйззәтнең тууына 115 ел тулган көннәрдә театрларыбыз аның “Башмагым” музыкаль комедиясен кабат сәхнәгә чыгардылар. Татар театры сәнгатендә беренче музыкаль комедия буларак, ул сугыш чоры елларыннан ук Казанда гына түгел, илебезнең барлык зур шәһәрләрендә куелган һәм бик яратып кабул ителгән. Бүгенге көн тамашачысы өчен дә “Башмагым” кабатланмас сәхнә әсәрләренең берсе булып тора. Опера театры артистлары катнашында куелганы комедиянең музыкаль аһәңен тирәнрәк тоярга, аны опереттага якын әсәр буларак кабул итәргә мөмкинлек бирде, ә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (режиссёры – Ренат Әюпов) артистлары исә комедиядә чагылыш тапкан тормышны төрледән-төрле көлке тудыру чаралары аша тагын да кызыклырак һәм җанлырак итеп сурәтли алдылар.
Мәхәббәтнең бөек көченә сокланып яшик
(Казанның Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Ренат Әюповның М. Фәйзинең “Галиябану” мелодрамасы буенча куелган спектаклен караганнан соң туган уй-фикерләр)
Театрлар тормышында кызыклы вакыйгалар еш булып тора. Иҗади эзләнүләр аша үзенә генә хас үзенчәлекле сәхнә әсәрләре тудыра алучы режиссёр Ренат Әюпов М.Фәйзинең “Галиябану” драмасын кабат сәхнәгә кайтарды. Юк, һәркемгә дә таныш булган классик вариантны түгел, ә бөтенләй яңа стильдәге әсәрне куйды ул. Классик әсәрләрне үзгәртеп кую һәр тамашачыга да ошап бетми, чөнки кайбер режиссёрларның мондый әсәрләре уңышсызлыкка очраган чаклар да булды. “Галиябану”ның бу яңа вариантын караганчы, күңелдә бераз шик бар иде, әмма уенның беренче минутларында ук барлык шик-шөбһәләр дә юкка чыкты.
