Хикәя

Тәрбиялелек бәласе

Тәрбиялелек бәласеБездә, җәмәгать, тәрбия дигән нәрсә җитеп бетми. Менә мин үзем – бик тә тәрбияле кеше, шуңа күрә тәрбиясезлек күрсәм, җен ачуларым чыга. Соңгы вакытларда шәһәр транспортында күбәйде ул тәрбиясез бәндәләр. Олы кешегә урын бирмәс өчен, ни генә кыланмыйлар алар. Кайберләре, күз йомып, мәрткә китеп утыралар. Икенчеләре исә колакларына наушникларын элеп куя да телефоннары белән уйный башлый, таш яуса да ишетми, янәсе. Өченчеләре тәрәзәгә карап ката, бик тырышып, шәһәр архитектурасын күзәтә, я булмаса, мең дә беренче кат күргән пейзажга мөкиббән китеп утыра. Әби-чәбиләр, автобус сөрлегеп киткән саен, кая тотынырга белмичә, бер ярдан икенче ярга бәргәләнгән дулкын сыман чайкалып баралар, ә урын бирергә әзер торучы юк. Беркөнне автобуска кереп, җайлап кына утырдым да тирә-яктагыларны күзәтә башладым. Ап-ак чәчле бер әби, инерция законын санга сукмыйча, шактый зур тизлек белән тәгәрәп килеп, минем янда утырган чибәр туташның итәгенә килеп ауды. Урын бирделәр дип уйлады, ахры, мескенкәем, кузгалырга уйламый әле. Кыз бөтен сүз байлыгын туплап: “Ты чё, бабуся, держаться надо, тут же люди едут,” – дип ризасызлыгын белдерде дә әбине итәгеннән кагып төшерде. Карчык гафу үтенеп маташканда, автобус тагын бер калтыранып куйды. Әби икенче якка тәгәрәде. Юк, моңа тыныч кына карап утырырга ярамый, җитте. Тиз арада тәрбия эшләрен башларга кирәк, югыйсә кайчан да булса картлык килеп, тьфү-тьфү, үзебезгә дә шушы әбиләр хәлендә калырга туры килмәгәе. Шундый уйлар белән, бер-берсенә ябыштырып куелган сыман тоелган гәүдәләрне җиңел генә аралап, автобустан төшеп калдым.

Язмыш

ЯзмышИдел үзенә кирәкмәгән бөтен нәрсәне ярга чыгарып аткан. Камил “Fanta”дан бушаган шешә эчендә түгәрәкләп бөгәрләнгән конвертлы хат күреп өнсез калды. Шешәнең төбеннән суккалап, хатны җиргә төшерде, ә хат белән бергә язу кисәге дә килеп чыккач, гаҗәпләнүе тагын да арта төште. Кызыксынудан уттай янган күзләрен язудагы тигез хәрефләргә төшерде. “Хатта нәрсә булуына карамастан, анда язылганнарны үтәргә әзер булсаң гына ачарга рөхсәт,” – диелгән иде язуда. Нәрсә язылса да үтим, дип, ул аны укып чыкты: “Мине шушы адрес буенча таба аласың, эзлә, үкенмәссең”.

Моны әһәмиятле фалга юрап, иртәгесен ул хатта күрсәтелгән адрес буенча бу серле язу иясен эзләп чыгып китте. Бәхеткә каршы, хат иясе күрше районда гына яши иде. Идел ярында урнашкан кечкенә генә авылны эзләп табу кыен булмады, тик хат иясен ничек табарга? Ул бит берәр егет яисә кыз, малай-шалай да булырга мөмкин ич. Хатны, бәлки, ачасы калмагандыр? Тик аның нәкъ Камил юлында очравы юкка түгел иде сыман. Ярый, булган-булган, бар да очраклы булсын, дип, авыл кырыендагы беренче өйгә керде. Баласы белән уйнап утырган яшь киленнән башка өйдә берәү дә юк иде. Камил аңа бу вакыйганы сөйләп тә бетермәде, килен кеше көлеп җибәрде. “Урманчы Гали абзый кызы Гөлназдан кала башка беркем дә булмас, ул хыялый гына шуның ише нәрсәне уйлап таба. Урмандагы умарталыкка барсаң, тиз табарсың,” – дип, аны озатып калды яшь килен.

Гөлҗимеш

ГөлҗимешТаң атып килә. Агыйделнең аръягыннан, чыгыйммы-юкмы дигәндәй, иренеп кенә кояш күтәрелә башлады. Аның беренче нурлары төн караңгылыгын ертып чыгуга, күк йөзе алсуланып китте. Агыйдел өстен каплап алган аксыл томан да сыегая төште, җир өстенә мул булып чык сибелде.

Таң алдыннан гына була торган салкынча тымызык һава балан, миләш чәчәкләренең хуш исе белән тулды. Бакчадагы алмагачны яратып өлгергән сандугач, туып килүче яңа көнне сәламләгәндәй, өздереп сайрады да бераздан тынып калды. Авылның ике башында таңны аттыра алмыйча аптырап беткән әтәчләр бер-берсен бүлдерә-бүлдерә кычкыра башладылар. Тынгысыз авыл иртәсе башланырга бераз вакыт бар иде әле.

Үкенү

(70 нче елларда вакытсыз вафат булган укытучым Зөбәрҗәт апага багышлана)

ҮкенүКөтмәгәндә Галим исеменә авылдан телеграмма килеп төште. Әнкәсенең ут күршесе Хәдичәттәйдән иде ул. Ике генә сүздән торган бу телеграмманы кулына алуга, егет бермәлгә тораташтай катып калды. Сөекле әнисенең вафат булуы турында язылган иде анда. Бу хәбәргә ышанырга теләмәгәндәй, Галим кулындагы кәгазь кисәген шытырдатып йомарлады. Андагы утлы сүзләр хәнҗәр сыман йөрәгенә кадалгандай тоелды. Иң газиз кешесен югалту ачысыннан ул ыңгырашып куйды. Малай чакта да күз яшьләрен күрсәтмәгән Галимнең яңаклары буйлап ике бөртек яшь тәгәрәп төште. “Әнкәй, әнекәем, нигә дип бу якты дөньяларны вакытсыз калдырып киттең? Ник дип улыңның кайтканын да көтмәдең? Мин бит әле сиңа вәгъдә иткән рәхәт тормышны күрсәтергә дә өлгермәдем,” – дип пышылдады аның иреннәре.

Шул хәлендә күпме басып торгандыр – ул аны сизмәде, тик күңеленең бер читендә уяу калган күзәнәкләре аңа: “Ашык, тизрәк әниең янына кайт.” – дияләр сыман иде.

Әни

Әни(хикәя тормышта булган вакыйгага нигезләнеп язылды)

Әтисе Гаделне уятты да ишегалдына чыгып китте. Эшкә киткәнче йорт-кура тирәсендәге эшләрне бетереп йөрүедер инде. Кечкенә Гадел менә бер ел инде әтисе белән генә яши. Әнисе, ниндидер авырудан терелә алмыйча, газиз сабыен калдырып, бу дөньядан китеп барды. Элегрәк әнисе уяткан чакларда урынында иркәләнеп ятарга яраткан Гадел хәзер әтисе бер эндәшүгә үк сикереп тора. Ул кергәнче юынып, киенеп куясы бар, чөнки иртәнге ашны ашауга, берсе – эшенә, икенчесе мәктәбенә юл тотачак.

Һәрвакыттагыча тыныч кына чәй эчтеләр. Ара-тирә берничә сүз әйтеп куюны санамаганда, алар бөтенләй диярлек сөйләшмиләр. Әтисе шаян сүзле, ачык кеше булуына карамастан, әниләре үлгәннән бирле, бөтенләй үз эченә бикләнде: аз сүзлегә әйләнде. Элегрәк иртән эшкә киткәндә дә, кичләрен арып-талып эштән кайткач та, ул улының я башыннан сыйпап алыр, я тезләренә утыртып сөяр, кайнар кочагында иркәләр иде. Хәзер әтисен алыштырып куйдылармыни, уйга батып, күңелсезләнеп утыруын белә. Бик ярата иде шул әтисе Гаделнең әнисен. Бу яшь гаиләдә яратышу-сөешү мәңгелеккә урнашып калган иде диярсең, тик язмыш аларга үтә дә нык рәхимсезлек кылды: әнисез калдырды, бәхет дигән нәрсәне, тормыш ямен бер мизгелдә юкка чыгарды. Өйдә шаян тавышлар, рәхәтләнеп көлешүләр ишетелмәгәнгә дә биш былтыр. Хәтта песиләре Актәпи дә, иркәләнеп, аяк астында уралмый. Өйдә ниндидер кырыс тынычлык хакимлек итә хәзер. Их, нигә дип инде әнисе аларны ялгыз калдырып китте? Әллә соң Гадел кайбер чакларда, тыңламыйча, артык шукланып, әнисен рәнҗеттеме икән?

Гер кыйссасы (юмореска)

Гер кыйссасы

Һәр елның үз тамгасы бар хәзер. Бер ел әдәбият һәм сәнгать әһелләренеке булса, икенчесендә гаилә турында кайгырту башлана. Ә быел исә бар халык та сәламәтлеккә туеп калачак, алла боерса, чөнки елы бит, елы нинди! Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип атала ул. Рәхмәт инде хөкүмәтебезгә. Һәр барчабыз турында кайгыртып кына тора. Сәламәтләнмичә генә кара!

Гаилә елында шактый гына ишәйгән дә идек, җитмәсә. Кызыбыз кияүгә чыгарга өлгерде, яңарак кына өйләнгән улыбызның кызы дөньяга аваз салды, рәхмәт төшкере. Быел, ничек тә булса, сәламәтлекне ныгытып каласы иде бит, җәмәгать. Гаилә әгъзалары да каршы түгел. Тик менә нишләргә? Баш ватуым тәки бушка китмәде: уйлап таптым бит мин моның җаен. Улым белән киленемә велосипед алып җибәрсәм, сәламәтлекләре ныгыпмы-ныгый инде. Җитмәсә, эшкә йөргәндәге юл чыгымнарын капларга да җай чыгачак. Кызым белән хатыным болай да көне буе марафончылардан ким кыланмыйлар. Эштән – балалар бакчасына, аннан соң өйгә йөгерешеп кайталар. Өйдә дә чабышудан тиз генә туктый алмыйлар. Болардагы сәламәтлек, ходай кушса, тагын биш кешегә бүлеп бирерлек. Ярар, бусы да булды. Тукта, үзем турында бөтенләй онытып җибәргәнмен бит. Дөрес, сәламәтлектән зарланганым юк-югын. Тик төс-кыяфәт ярыйсы гына булса да, гәүдә ягы әллә ни мактанырлык түгел минем, беләкләр дә сыеграк. Шуларны бераз рәткә китереп булмасмы дип уйлау гына инде. Яшь вакытта атнага бер тапкыр гер күтәрештерә торган идем мин, сабантуйда ярышып, җитмеш яшьлек Мортаза бабайдан да уздырганымны әле дә бөтен авыл халкы исе китеп сөйли. Ни булса да булыр, гер күтәрү белән шөгыльләнеп, бераз формага кермичә булмас. Хатын да бу ниятемне хуплагач, гернең биш килолысын алып кайтып куйдым. Иртәгәдән шөгыльләнә башларга ниятләп, аны чоланга урнаштырдым да диванга сузылып яттым.

Соңгы фикерләр
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 1 кунак.