Татар композиторлары турында кереш лекция
Әдәбият дәресләре киметелү сәбәпле, татар халкының музыка сәнгатен өйрәнүгә дә вакыт аз бирелә, шуңа күрә төрле композиторлар турындагы материалларны туплап, бер кереш дәрестә өйрәнү уңайлырак. Музыкальәсәрләрне һәм төрле җырларны икенче дәрестә тыңлатып була. Ул дәресне “Мелодияне танып бел” уены рәвешендә үткәрергә мөмкин. Бу, беренчедән, өйрәнелгән материалны хәтердә калдырырга ярдәм итсә, икенчедән, татар музыка сәнгате белән кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә. Бу язмада татар музыкасы үсешенә нигез салучылар хакында кыскача мәгълүмат бирелде.
Максатлар: 1. Татар классик музыкасы вәкилләре белән таныштыру. 2. Композиторларның иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү. 3. Татар музыка сәнгате белән кызыксыну уяту һәм ихтирам уяту (2 нче дәреснең төп максаты да шул).
Куллану өчен материалларныһәр кеше темага шәхси якын килеп туплый ала, портретлар, видео һәм аудио язмалар, истәлекләр.
Татар музыка сәнгатенең башында З. Яруллин тора.
Заһидулла Яруллин (1888-1964) –атаклы композиторлар династиясенә (аның уллары Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар икесе дә композиторлар) нигез салган кеше. Ул музыка тарихына 1913 елда иҗат иткән атаклы “Тукай маршы” белән кереп калган.
XX гасыр әдәбияты үсешенә ил сәясәтенең йогынтысы (дәрес-лекция)
(Дәресләр санының кимүе әдәби чорларның һәрберсенә аерым тукталып, аларны тирәнтен өйрәнү мөмкинлеген чикли, шуңа күрә кереш дәрестә чорларга кыскача характеристика бирү белән чикләнергә мәҗбүрбез. Бу язмабызда 11 нче сыйныф әдәбиятында кереш дәрес үткәрү өчен материаллар бирелде. Дәрес саны күбрәк булган мәктәпләрдә бу материалны ике дәрес дәвамында үтәргә була, тик бераз тулыландыру кирәк).
Максатлар: 1. 1917 елгы революциядән соңгы әдәбиятның төп чорларына характеристика бирү. 2. Һәр чорга хас тема һәм проблемалар куелышы үзенчәлеген күрсәтү. 3. Әдәбият үсешен дөрес күзалларга һәм аңа объектив бәя бирергә өйрәтү.
ХХ гасыр әдәбияты алдында торган төп проблемалар:
“Сүнгән йолдызлар” драмасын яңача анализлау
Яр Чаллы Өзлексез педагогик белем бирү институтының өлкән укытучысы Сафина Зөлфирә Миңнәхмәт кызының әдәби әсәрләрне яңача анализлау турындагы кайбер фикерләрен “Сүнгән йолдызлар” драмасы буенча дәрес планы төзү өчен тәкъдим итәм.
Тема: К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын яңача анализлау.
Максат: Драманы анализлау: әсәрнең төп проблемаларына, образлар системасына бәя бирергә өйрәтү; әсәрнең кыйммәтен, авторның идеясен аңлату.
Фатих Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен анализлау
(V сыйныфтагы татар төркемнәре өчен)
Максат:
1. Хикәяне анализлау, образга характеристика бирү күнекмәләре өстендә эшне дәвам итү.
2. Укучыларны хикәянең төп фикерен күрә белергә, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табып, гомумиләштерүләр ясарга өйрәтү.
3. Кеше характерындагы уңай һәм тискәре якларны күрә һәм бәяли белергә өйрәтү.
Җиһазлау: дәреслек, язучының портреты, тауда чана шуу күренеше сурәтләнгән “Кыш” рәсеме (башлангычлар өчен әзерләнгән әсбаплардан).
Дәрес барышы.
I. Оештыру. Хәерле көн, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Бүген без сезнең белән Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сен укып анализларбыз. (Укытучы дәреснең максатларын ачыклап китә).
II. Актуальләштерү. (Балаларга “Кыш” рәсеме күрсәтелә. Анда балаларның чана шуу вакытлары сурәтләнгән.)
Мөхәммәдьярның “Нуры содур” поэмасын анализлау
Республика олимпиадасына хәзерләнү өчен материал (шул исемдәге дәрестән фрагмент).
“Нуры содур” поэмасын шагыйрь 1542 елда Казан ханы Сәхибгәрәйгә (1521-1524 елларда идарә иткән) багышлап язган. Кереш өлешендә ул, бу ханны хөрмәтләп, аның акыллы һәм гадел хан булуы турында әйтә.
Олуг солтан бөек Сахибгәрәй хан.
Пәйгамбәрлек белән ул хан ибне хан.
Мөхәммәдьяр туры сүзле кеше булган, шуңа күрә аның бу сүзләре һич тә ханга ярарга тырышу була алмый. Ул ханның теләкләре изге булуын белә. Чыннан да, бу хан Казан ханлыгын ныгытырга, Мәскәү йогынтысыннан арындырырга теләгән. Сәхибгәрәй кебек гадел хөкемдарлар булганда, капма-каршы яклар да тату яшәячәк, ягъни “бүре белән сарык бергә су эчәр, үрдәк белән карчыга бергә очар”.
Кереш өлешендә шулай ук шагыйрь үзенең догачы Мәхмүд улы Мөхәммәдьяр булуын хәбәр итә. Биредә шулай ук поэманың һәр бабында (бүлегендә) нинди әхлакый мәсьәләләр хакында сөйләячәген әйтеп уза.
9 нчы татар сыйныфларында XVII йөз татар әдәбиятының үзенчәлекләре һәм Мәүла Колый иҗаты турында күзәтү дәресе

Дәреснең темасы. XVII йөз әдәбиятына хас үзенчәлекләр. М. Колый иҗатына күзәтү ясау.
Максатлар. 1. Колониаль изү чорында туган әдәбиятка хас үзенчәлекләр турында аңлату. 2. М. Колый иҗатына кыскача күзәтү ясау. 3. Чыганаклар белән эшләү һәм конспектларга өйрәнү күнекмәләрен булдыру.
Җиһазлау. Татар әдәбияты тарихы, 9 нчы сыйныф өчен әдәбият дәреслекләре (теория һәм хрестоматия), 2008 елгы “Мирас” журналының 5-9 нчы саннары, М.Колый портреты.
Дәрес барышы.
1. Оештыру һәм актуальләштерү: бүгенге дәреснең төп бурычларын билгеләү.
2. Үтелгән материалны искә төшерү: әдәбият тарихының чорларга бүленешен кабатлау.
3. Яңа теманы аңлату. (Укытучы аңлата.) XVII йөз әдәбиятына характеристика бирү.
