Татар теле буенча олимпиадага әзерләнү өчен сораулар
Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе белгечләре тарафыннан төзелде.
- Тел белеменең бүлекләре."Шәһәр" сүзен аларның һәрберсе кайсы яктан өйрәнә?
- Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре.
- Фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: кызыл авыз, исенә төшкәч, исе киткән.
- Түбәндәге сүзләрдән синонимик рәт төзегез: нәсел, елау, курку, искиткеч.
- Исем белән исем фигыльнең уртак яклары.
- Сыйфат белән сыйфат фигыльнең уртак яклары.
- Рәвеш белән хәл фигыльнең уртак һәм аермалы яклары.
- Шарт фигыльгә билгеләмә бирегез, аңа хас грамматик билгеләрне күрсәтегез.
- Аныклагыч.
- Күп иярченле җөмләләр, аларның төрләре.
- Фигыль юнәлешләре.
- Сөйләм культурасы.
- Интонация, аның төп өлешләре.
- Татар теленең сүзлек составы ничек үзгәрә килгән? Ни өчен тел алынмалар кабул итә? Гарәп-фарсы алынмаларын ничек аерырга?
- Татар һәм рус телләрендә сүз бәйләнешендәге уртак һәм аермалы яклар.
- "Сүз" сүзенең ''Аңлатмалы сүзлек"тә 10 мәгънәсе һәм фразеологик әйтелмәләр составында кулланылуының 34 очрагы китерелгән. Сез шуларның ничәсенә мисал китерә аласыз?
- Сөйләмдә саналмышыннан башка килгән саннарның кулланылышын аңлатыгыз. Исемнәрендә сан булган нинди әдәби әсәрләрне беләсез?
- Татар телендә сүз ясалышы юллары.
- Ким җөмләләрне куллануның максатлары.
- Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе.
- Фигыль дәрәҗәләре.
- Сөйләмдә аваз үзгәрешләре.
- Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.
- Соң сүзе биш төрле сүз төркеме булырлык итеп җөмләләр уйлагыз.
- Хәзерге татар сөйләме нинди типларны үз эченә ала?
