8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбият буенча эш программасы

Әдәбият буенча эш программасыПрограмма: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

Дәреслек: Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары - З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. Бу программа һәм дәреслектә әдәбият укыту 2 сәгать исәбеннән төзелгән, ә мәктәпнең укыту планы буенча 1 сәг., шунлыктан дәреслектәге материалларның барысын да саклаган хәлдә, аларны анализлау өчен бирелгән вакыт 1 сәгатькә кыскартылды. Теләгән очракта башка укытучылар шушы ук 1 сәгатьлек тематик планны арттыра алалар.

1 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

Уку дәресләренә эш программасыТематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм Әлифба (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел, авторлары: Р. Г. Вәлитова, С. Г. Вагыйзов), “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2010 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада “Әлифба” чорына (Хәрефләр өйрәнәбез) каралган 16 сәгать урынына 26 сәгать бирелде. Телне начар белүчеләр булырга мөмкинлеге исәпкә алынып, сөйләшү тематикасы арттырылды. Уку һәм сөйләм үстерү дәресләре программада каралган темаларга таянып төзелде. Уку дәреслеге иске булган очракта укытучы бу темаларны алыштыра ала.

2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

Уку дәресләренә эш программасыТематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм кабул ителгән “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә, 2008 ел (авторы: Р.Х. Ягъфәрова) һәм “Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) нигезләнеп төзелде. Бу программада һәм дәреслектә укуга 68 сәгать каралган. Текст өйрәнүгә, анализлауга, Б.С.Ү гә, бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш кертелмәде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты планлаштырылды.

3 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

Уку дәресләренә эш программасыТематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2009 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада текстны уку, сөйләм үстерүгә, сыйныфтан тыш укуга 64 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планы буенча 34 атна, шуңа күрә тематик план текст анализлауга - 52, Б.С.Ү гә - 12, сыйныфтан тыш укуга 4 сәгать исәбеннән төзелде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты планлаштырылды.

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан эш программасы

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан эш программасыДәүләт программасы 7 нче сыйныфлар өчен елына 68 сәг.- кә төзелгән, ләкин мәктәпнең укыту планы буенча елына 34 сәг. каралган булганга күрә, эш планы да шул норманы истә тотып төзелде. Программа буенча өйрәнелергә тиешле темалар сакланган хәлдә, аларга бирелгән вакытны яртылаш кыскартып төзергә туры килде. Шул исәптән Б.С.Ү., Д.Т.У. өйрәнү сәг. дә яртылаш кыскартылды. VII сыйныф өчен әзерләнгән календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, әдәбият курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

11 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан эш программасы

11 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан эш программасыӘдәбият буенча (11 нче сыйныф) эш программасы “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзелде. Мәктәп укыту планында әдәб. дәресе атнага 2 сәг. исәбеннән каралган, ә программа – 3 сәг. исәбеннән төзелгән. Шуңа күрә язучыларның әсәрләрен өйрәнү өлешчә кыскартылды. И.Юзеев, Р.Батулла иҗаты дәреслектә бирелмәү сәбәпле (9 нчы сыйныфта өйрәнелде), планда аларның иҗатын өйрәнү каралмады.Төп дәреслек: татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия, Ф. М. Мусин, З.Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов. Казан, “Мәгариф”, 2006.

Соңгы фикерләр
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 1 кунак.