CAPTCHA үзгәрде
Хөрмәтле сайт кунаклары!
Бүген CAPTCHA рәсемнәренә күз салдым да шундый фикергә килдем: фикер калдырганда яисә сайтта теркәлгәндә, кайбер кешегә (кунаклар арасыннан) рәсемдәге хәрефләр аңлашылмаска мөмкин. Шуңа күрә CAPTCHAны үзгәртергә булдым. Хәзер рәсем урынына гади математик мисал (саннарны кушу) килеп чыга. Минемчә, әлеге вариант кунаклар өчен уңайлырак булыр.
Мәсәлән, фикерне бастыру өчен, CAPTCHA системасы шундый мисалны чишәргә куша: 6 + 9 (! мисаллар һәрвакыт яңартыла, бу бер очрак кына). Сезгә тәкъдим ителгән кырда җавабын - әлеге очракта 15 санын гына кертәсе кала. Шуннан соң фикерне бастыра аласыз.

