11 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

11 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы11 нче сыйныфта татар теле буенча эш программасы “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзелде. Бу программа атнага 2 сәгатьтән, елына 68 сәгать исәбеннән төзелгән, ләкин мәктәп укыту планында бу предметка елына 34 сәг. (атнасына 1 сәгать) кенә каралган, шуңа күрә һәр тема яртылаш кыскартылды, ягъни эш программасының эчтәлеге түбәндәгечә бирелде: теманы өйрәнүгә – 27 сәг., бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 4 сәг., диктантларга – 3сәг. Төп дәреслек: Татар теле, 11 сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Бу дәреслектә программада чагылыш тапкан барлык темалар да (кабатлау өчен) яктыртылмау сәбәпле, өстәмә дәреслектән файдаланырга туры киләчәк. Бу дәреслек: Татар теле, 10 сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000. Абдуллина Р.С., Шәйхиева Г.М.

Белем бирүнең төп максатлары:
1.Укучыларда лингвистик, коммуникатив(аралашу), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру.
2. Ана телендә камил сөйләшү, фикереңне җиткерә белү, тел һәм сөйләм күнекмәләрен тирән үзләштерү.

Беркетелгән файлКүләме
11 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы (2278)102 Кб
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 2 кулланучы һәм 7 кунак.

Online кулланучылар

  • РауповРинат
  • Тарханова Гүзәлия
География
Locations of visitors to this page
Реклама
Антология Круг Лета Господня - подарочные книги киев. Новый бестселлер о любви.

рынок акций

радиатор водяной ЗИЛ 131