Туган көнең белән!

Туган көнең беләнБүген 22 нче ноябрь – кызым Гөлназның туган көне. Еллар, еллар... Бер-бер артлы узганнар да узганнар, ә мин сизми дә калганмын. Бантик тагып, бакчага йөргән Гөлназым кай арада зур кыз булып үсеп җиткән дә кай арада минем иң беренче ярдәмчемә, ышанычлы таянычыма әйләнгән. Уйласаң исең китәрлек. Бүген минем иң шатлыклы көнем. Без исән-сау, рәхәтләнеп бергә яшибез. Кызым, мин сине бәйрәмең белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, дөньяның иң зур рәхәтлекләрен, бәхет-шатлыкларын телим. Иртәләрең – кояшлы, көннәрең сөенечле булсын. Тормышыңда әти-әниеңнең, сөйгән ярың һәм туганнарыңның зур таянычын тоеп яшә. Бәхетле бул, кызым.

Туган көнең белән

Җавап бирү
CAPTCHA
Әлеге сорау кулланучының кеше булу-булмавын ачыклау һәм автоматлаштырылган спам таратуыннан саклау өчен кирәк.
дүрт тапкыр дүрт тигез
Әлеге математик мисалны чишегез һәм җавабын саннар белән языгыз. Мәсәлән: ике плюс дүрт мисалы бирелсә, 6 санын язарга кирәк.
Соңгы фикерләр
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 1 кунак.