Беренче сентябрь

Беренче сентябрьБеренче сентябрь. Көзнең һәм көз белән бергә Яңа уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырый. Бу чың мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балага да, инде чәчләренә ак кырау кунган өлкән яшьтәге укытучыга да бердәй тәэсир итә: күңелләрне кытыклап, каядыр ашкындыра, йөрәкләрдә әллә нинди өметләр уята, сөендерә. Бу көн әти-әниләрне дә битараф калдырмый. Алар да шундый ук шатлык хисләрен кичерә. Сабыйларына белем бирәчәк укытучыларга кочак-кочак чәчәкләр алып киләләр.

Әйе, күзләрдән яшь китерә торган иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе ул 1 нче сентябрь. Әнә шундый уңай хисләр белән башланып киткән яңа уку елы барыбызга да уңышлар гына алып килсен иде.

Коллегаларым, һәрберегезгә дә сәламәтлек, гаилә бәхете телим, гел шатлыклар гына кичереп, рәхәтләнеп эшләргә язсын сезгә бу уку елында.

Сәлам белән Гүзәлия.

Җавап бирү
CAPTCHA
Әлеге сорау кулланучының кеше булу-булмавын ачыклау һәм автоматлаштырылган спам таратуыннан саклау өчен кирәк.
өч минус тигез бер
Әлеге математик мисалны чишегез һәм җавабын саннар белән языгыз. Мәсәлән: ике плюс дүрт мисалы бирелсә, 6 санын язарга кирәк.
Соңгы фикерләр
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 2 кунак.