Укучылар иҗаты турында

Укучылар иҗаты турында7 нче татар төркемендә әдәбият дәресендә Р.Төхфәтуллинның “Балам көлүе” нәсере өйрәнелә. Мин моннан үземчә файдаланырга уйладым. Иң элек нәсер жанры турында аңлатма бирдем. Аңлатмалы сүзлектә мондый билгеләмә бирелгән: “Нәсер – эмоциональлеге, ритмлылыгы белән шигъри сөйләмгә якын торган, кечкенә күләмле һәм лирик-патетик характердагы чәчмә-прозаик әсәр.” Кайбер галимнәр аны поэзия төренә кертәләр, чөнки хис-тойгылар күп катламлы һәм эмоциональлек көчле нәсердә. Чыннан да, проза әсәре кебек хикәяләү рәвешендә язылса да, ул поэзиягә бик якын тора. “Балам көлүе” нәсерен бик яхшы итеп анализладык: төп үзенчәлекләрен билгеләдек, хис-тойгыларның үсешен күзәттек. Аннан соң балаларга нәсер язып карарга тәкъдим иттем. Алдагы дәрестә әзер эшләрне тикшереп чыктык. Төп җитешсезлекләрне, аерым төгәлсезлекләрне күрсәттеләр балалар. Аларның бу жанрны шактый аңлаулары күренде. Мин тагын аерым темалар бирдем. Укучылар бик теләп, өр-яңадан эшкә керештеләр. Ниһаять, кайбер эшләр әзер. Бу нәсерләр кабат тикшерелеп, бу юлы берничә эшкә яхшы гына бәя бирелде. Нәтиҗә мин көткәнгә караганда да әйбәтрәк булып чыкты.

Хөрмәтле коллегалар, ике эшне сезнең игътибарга тәкъдим итәм һәм фикерләрегезне көтеп калам: Биюче кар бөртегеТамчы.

Җавап бирү
Бу кырның эчтәлеге яшерелгән һәм карау өчен файдаланмый.
CAPTCHA
Әлеге сорау кулланучының кеше булу-булмавын ачыклау һәм автоматлаштырылган спам таратуыннан саклау өчен кирәк.
җиде минус тигез дүрт
Әлеге математик мисалны чишегез һәм җавабын саннар белән языгыз. Мәсәлән: ике плюс дүрт мисалы бирелсә, 6 санын язарга кирәк.
Спам таратуны булдырмау өчен, бу кырны буш калдырыгыз.
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 2 кулланучы һәм 6 кунак.

Online кулланучылар

  • Гөлназ
  • РауповРинат
География
Locations of visitors to this page
Реклама
Автоматические ворота в Уфе - гаражные ворота.