Бөек Җиңүгә 65 ел

Бөек Җиңүгә 65 елБөек Ватан сугышы һәр гаиләгә бетмәс-төкәнмәс кайгылар китергән. Минем әтиемнең ике абыйсы, әниемнең бер абыйсы сугыш кырында ятып калганнар. Бик күпләрнең вакытсыз өзелгән гомерләре хисабына яуланган бу Бөек Җиңү, шуңа күрә сугыш кырында ятып калганнарның каберләрен, ә исәннәрнең кадерләрен белеп яшик бу якты дөньяда.

Мәктәп балаларының Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйгегә әзерләгән презентацияләрен күреп бик сөендем. Димәк, бүгенге балалар сугыш афәтен бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. Җиңү китергән исемнәрен барлыйлар, искә алалар. Моның өчен аларга зур рәхмәт.

Сезнең каһарманлык үлемсез

Бәйгедә җиңгән укучыларны һәм коллегаларымны котлыйм, уңышлар теләп калам. Бәйрәм белән барыгызны да!
 

Җавап бирү
Бу кырның эчтәлеге яшерелгән һәм карау өчен файдаланмый.
CAPTCHA
Әлеге сорау кулланучының кеше булу-булмавын ачыклау һәм автоматлаштырылган спам таратуыннан саклау өчен кирәк.
плюс тугыз тигез 18
Әлеге математик мисалны чишегез һәм җавабын саннар белән языгыз. Мәсәлән: ике плюс дүрт мисалы бирелсә, 6 санын язарга кирәк.
Спам таратуны булдырмау өчен, бу кырны буш калдырыгыз.
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 2 кулланучы һәм 6 кунак.

Online кулланучылар

  • Гөлназ
  • РауповРинат
География
Locations of visitors to this page